Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, печәнлектә – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

17.09.2017 ел 14.18 Минзәлә МР, Кама елгасы.

ГЛОНАСС- 112 системасы буенча Кама елгасында, 1957 елгы ир-ат югалган дигән хәбәр килеп ирешә. Әлеге ир 16 сентябрь көнне дусты белән резин көймәдә Кама елгасы буенча йөрде. Бер утрау янында дустын төшереп калдыра, үзе билгесез юнәлештә югала. Коткаручылар барлыгы 30 кв.м. акваторияне тикшерделәр. Эзләү эшләре дәвам итә.

17.09.2017 ел 16.12 Ютаза МР  Уруссу шәһәр тибындагы поселок, Ык елгасы.

МЧС коткаручылары Ык елгасында 1976 елгы ир-атны эзлиләр. Әлеге ир 16 сентябрь көнне югала. Эзләү эшләре дәвам итә.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International