Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96