Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 54 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 6 янгын, бакча йортында – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 3 тапкыр чыкты.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

24.09.2017 ел 11.00 Әлки МР, Иске Салман авылы.

Туганнар урманда адашкан, 1930 елгы хатын-кызны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.  

24.09.2017 ел 14.05 Яр Чаллы шәһәре, Боровецк авылы.

МЧС коткаручылары урманда адашкан, 1941 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.  

24.09.2017 ел 19.46 Минзәлән МР, Дуслык авылы, Минзәлә урманчылыгы.

Туганнар урман массывынды  адашкан, 1962 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты. 

24.09.2017 ел 21.10 Яр Чаллы шәһәре, Боровецк авылы.

МЧС коткаручылары урманда адашкан, 1975 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International