Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын, каралтыда – 4 янгын, төзелеш вагонында – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 0 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыкты.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, эзләү эшләренә – 4 тапкыр.
01.10.2017 ел 20.51 Әлмәт шәһәре, Ленин урамы, 95 нче йорт, фатир.
Биш катлы панель торак йортта ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазы белән өч кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – ут төртү.
01.10.2017 ел 10.00 Тәтеш МР, урман массивы, Баймат авылы тирәсендә.
Туганнар урман массивында югалган, 1941 елгы ир-ат мәетен таптылар. Әлеге ир 30 сентябрь көнне югалган булган.
01.10.2017 ел 13.25 Әлмәт МР, ДОЛ «Орленок», урман массивы.
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан, 1983 елгы ир-атны таптылар. Медицина ярдәменнән баш тартты.
01.10.2017 ел 20.37 Тукай МР, Боровецк урамы.
МЧС коткаручылары урман массивында адашкан 5 кешене таптылар. Медицина ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96