Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 13, янусыз кыска ялганыш аркасында – 7, ризык көю аркасында – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 4, каралтылар – 4, бакча йортлары – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү – 1, электр җиһазның куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 3, мичнең куллану һәм төзелеш кагыйдәләрен үтәмәү – 4, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, янгынга – 1, башкаларга – 5 тапкыр. Профилактик эшләргә – 6 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96