Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 38 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 4, ялган чакыру буенча – 11, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 1, каралтылар – 3, бакча йортлары – 1, гаражлар – 1, башка объектлар – 2. 2 кеше үлгән.
Янгыннарның сәбәпләре: мичне урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү – 5, ут белән саксыз эшләү – 2, башка сәбәпләр – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, юл-транспорт һәлакәтләренә – 1, чирлене күчерүгә – 1, килүгә отбой – 1, башкаларга – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96