Соңгы 8 ел эчендә Татарстанның баш идарәсе Русия ГТХМ ның 85 территориячел органнары арасында өченче тапкыр иң яхшы булып таныла. Русия Федерациясенең субъектларында Русия ГТХМ Баш идарәләренең берсе дә мондый хөрмәтләнүгә лаек булмаган иде. “Иң яхшы Русия ГТХМ Баш идарәсе” күчмә вымпелын тантаналы бүләкләве 4 декабрьдә Мәскәүдә иминлек һәм кешеләрне коткару темасы буенча “Кыюлык йолдызнамәсе” IX Бөтенрусия фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү вакытында үтәчәк.