Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Бакча йортында – 1 янгын, торак секторда – 3 янгын, төрле объектларда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын. 3 кеше зыян күрде, 1 кеше коткарылды.
Янгынның сәбәпләре: ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, юл – транспорт һәлакатенә – 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 7 тапкыр.
28.11.2017 ел 12.01 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Ашхабад урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 100 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 2005 елгы малайны коткарды. 1970 елгы хатын-кыз һәм 1967 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
28.11.2017 ел 17.57 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Восстания урамы, йорт.
Ике катлы кулланышта булмаган бинада ут чыкты. Мәйданы 350 кв.м. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итүдән.
29.11.2017 ел 01.42 Түбән Кама МР, Кама Аланы тирәсендә, Кама елгасы.
Җирле халык судан, 1984 елгы ир-атны коткардылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96