Раиф күлендә боз астына бер балыкчы баткан. 01.12.17 Яшел Үзән районының бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә бу хәл турында хәбәр керде. Вакыйга урынына дежур караул, опергруппа һәм водолазлар җибәрелде. 02.12.17 16.00 сәгатьтә коткаручылар59 яшьлек балыкчының гәүдәсен таптылар һәм судан чыгарылар. Балыкчының һәлак булуының сәбәбе- юка боз өстендә балык тоту. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, Яшел Үзән ГИМС хезмәткәрләре махсус рейдлар үткәрәләр.