Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада  6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, мунчада – 2 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.  

Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  0 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыкты.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  8 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл – транспорт һәлакәтенә – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә – 16 тапкыр.

13.12.2017 ел 18.08 Бөгелмә МР,  Подлесный авылы, Яңа урамы, 3 нче йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. 16 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1934 елгы ир-ат һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   13.12.2017 ел 13.51  Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, 3/03 йорт.

Тугыз катлы күпфатирлы йортта алтынчы каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1957 елгы ир-ат зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.   

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International