Бүген “Татар-информ” МА нигезендә үткән брифингта янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин республика һәм шәһәр массакүләм мәгълүмат чараларының журналистларына Яңа Ел бәйрәме чараларын үткәрү объектларының янгын иминлеге хәлен һәм пиротехник әйберләрне куллану кагыйдәләрен җиткерде.