25 декабрьдән махсус янгынга каршы режим кертелә

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Яңа Ел бәйрәм чараларының, гражданнар гомеренең һәм сәламәтлегенең, физик һәм юридик затлар милегенең, дәүләт яисә муниципаль милегенең янгын иминлеген тәэминү итү максаты белән 2017 елда 25 декабрьдән 2018 елда 10 гыйнварга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә.

Махсус янгынга каршы режим вакытында 1-3 куркынычлык класслы пиротехника әйберләрен (бенгаль утлардан, шартлаткычлардан тыш) куллануга тыю салына, сәнәгый объектларның, транспорт ифраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы (шул исәптән линиялы) чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектларыннан, күп кеше булган объектлардан, автомобиль юлларыннан 50 метр ераклыкта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International