Яңа Ел чаралары халыкта бик үтемле булган төрле пиротехник әйберләрне кулланусыз үтмиләр. Һәм, кагыйдә буларак, пиротехник әйберләрне дөрес кулланмау сәбәбе буенча гражданнарны яралаусыз үтмиләр. Шулай итеп, 2016-2017 елларның Яңа Ел бәйрәм көннәрендә республика территориясендә бу сәбәп буенча 3 кеше, шулардан 2 бала зыян күргән.