"Миллениум" радиокомпаниясе оештырган "Бүләкләр капчыгы" хәйрия акциясендә Кризис хәлләрдә идарә итү үзәгенең һәм ТР Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү хезмәтенең хезмәткәрләре катнаштылар. Яңа Ел алдыннан Республика балалар хастаханәсендә дәвалана торган һәм бәйрәмне гаиләдә каршылый алмаган балаларның күңеленә хезмәткәрләр бүләкләр алган: өстәл уеннары, төрле уенчыклар, карандашлар, фломастерлар һәм рәсем ясау альбомнары.