Татарстан Республикасы территориясендә Раштуа бәйрәм чараларын үткәрү Рус Православие Чиркәвенең 241 объектында планлаштырылган. Тикшерүләр барлык эшләтелә торган дини йортларда үткәрелгән. Дин хезмәтчеләре һәм хезмәт күрсәтү персоналы белән янгын иминлеге чаралары буенча инструктажлар үткәрелде. Раштуа бәйрәме чараларын үткәрү буенча 195 объектта янгын сүндерү хезмәтенең төрле төрдәге 200 дән артык хезмәткәре һәм эшчесенең кизү торуы оештырылган.