2018 елда 9 гыйнварда 11.24 тә Казан шәһәрендә 4 кешедән торган гаилә сөрем газыннан агулану турында хәбәр килгән. Ашыгыч медицина ярдәме эшчеләре 1975 елгы ир-атны һәм 1986 елгы хатын-кызны Казан шәһәренең 7 нче шәһәр клиника хастаханәсенә салдылар; 2010 елгы кызны, 2017 елгы малайны Казан шәһәре Балалар район клиника хастаханәсенә салдылар. Һәлакәтнең чамалана торган сәбәбе — тартып алу газ колонкасы төзек булмау. Белгечләр әйтәләр: һава әйләнешен елга бер тапкырдан ким түгел тикшерергә кирәк.