Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 2 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 10 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 2 янгын.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр. Профилактика эшләренә – 9 тапкыр.
15.01.2018 ел 12.39 Алексеевск шәһәр тибындагы поселок, Короленко урамы, йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыкты. Мәйданы 161 кв.м. Янган һәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1940 елгы хатын-кыз мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
15.01.2018 ел 21.01 Казан шәһәре, Авиатөзелеш районы, Чапаев урамы, 43 нче йорт, фатир.
Ике катлы күпфатирлы йортта беренче каттагы ике бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында җиһаз һәм әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1936 елгы ир-ат зыян күрде, төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96