2018 елда өч ай эчендә Татарстан Республикасында янгыннарда 46 кеше үлгән

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Янгыннар һәм аларның нәтиҗәләре белән хәлне беренче квартал нәтиҗәләре буенча бүген ММЧ вәкилләре өчен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Алексей Пашин яңгыратты. Татарстан Республикасында 2018 елның 1 нче кварталында төп янгын сәбәпләре:

- электр җиһазны техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү (янгыннарның гомуми саныннан 34,2%);

- мичне урнаштыру һәм куллану буенча янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү (27%);

- ут белән саксыз эш итү (26,5%);

- ут төртү (5,2%);

- транспорт чараларын ясау һәм куллану кагыйдәләрен үтәмәү (3,8%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International