Татарстан елгаларында бозны шартлату башланды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Ташкын суларын авариясез үткәрүне һәм аннан соң торак йортларны су белән басуны булдырмауны тәэмин итү максаты белән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре Казан югары танк команда Кызыл байрак училищесының шартлатучылар төркеме белән бергә Борындык торак пункты янында Бәрле елгасында тыгылу куркынычы булган өлештә шартлату эшләрен оештырдылар. Казанның шартлатучылары боз көренделәренә барлыгы 40 кг шартлаткыч матдаләр салган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International