17 апрельдә ССРБ янгын сүндерү хезмәте көненә 100 ел булачак Ул елларда янгын сүндерүчеләр уттан торак йортларны һәм башка төәелешләрне генә түгел, ә зур сәнәгать оешмаларын да сакларга өйрәнгән. Алар санында — Русия һәм Аурупадагы иң зур Түбән Кама нефть һәм химия сәнәгать комплексы. Аның янгын сүндерү хезмәтендә Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәтнең 1 нче федераль янгынга каршы хезмәт отряды тора. Бер генә елдан соң Түбән Кама отряды нигезләнү көненнән 50 еллыгын бәйрәм итәчәк.