Тәүлек эчендә Татарстанда 2 янгын чыккан

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 32 тапкыр,  кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда – 2 янгын.  

Янгынның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 6 тапкыр, ташуга – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча– 5 тапкыр.  Профилактика эшләренә – 12 тапкыр.  

16.04.2018 ел 13.54 Казан шәһәре, Гаделя Кутуй урамы, 8 нче йорт, фатир.

Биш катлы күпфатирлы йортта беренче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 6 кв.м. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 10 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

16.04.2018 ел 22.10 Әлмәт шәһәре, Белоглазов урамы, 133 нче йорт, фатир.

Дүрт катлы күпфатирлы йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыкты. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1923 елгы хатын-кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Су басу куркынычы янаганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

  • көймәне, бауны, баскычны, резин итекләрне, сигнал җайланмаларын әзерләп куегыз;
  • азык – төлек запасын, беренче ярдәм күрсәтү аптечкасын, кирәкле даруларны, кыймәтле әйберләрне һәм кием - салымнарны бинаның, йортның өске катына, чормага, менгерегез;
  • докуметларны су үткәрми торган пакетларга салыгыз;
  • өйдә газны, суны һәм утны сүндерегез, вакытыгыз булса ишекләрне һәм тәрәзәләрне такта белән кадаклап чыгыгыз;
  • мал – туарны алдан әзерләгән урынга күчерегез.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International