«Иминлек сабый» интеллектуаль уен

2018 елның 8 июне, җомга

Бүген Алабуга муниципаль районының балалар бакчаларының тәрбияләнүчеләр арасында «Иминлек сабый» интелектуаль уен узды.

         Балаларның, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең, өлкән кешенекедәй, белеме һәм тәҗрибәсе юк. Янгын чыккан чорыда балалар ориентлаша алмыйлар. Шуңа күрә безгә, өлкәннәргә, балаларны янгын вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләренә өйрәтергә кирәк. Дәресләр уен формасында барганда, балалар мәгълүматны яхшырак һәм тизрәк үзләштерәләр. – дип ГТХМ хезмәткәрләре саныйлар.

          Ачык дәрес музыкаль нотка белән башланып китте. Балалар бәла булмас өчен «9 төп «ЯРАМЫЙ» яңгыраттылар. Аннары викторина барды. Викторинада балаларга тапшырган битләрдә ашыгыч хезмәт номерын кирәкле машина белән кушарга кирәк иде.

         Бланклардагы җавапларның дөреслеген ГПН инспекторлары, ГИМС, ЮХИДИ һәм ВДПО хезмәткәрләре тикшерделәр.

          Киләсе дәреснең максаты- бөтен йортта куркыныч хәлнең булуын билгеләргә.

Әлегә жюри нәтиҗәләрне ясады, яшь катнашучылар җитезлекне, тизлекне һәм пөхтәлекне күрсәттеләр. Балалрга карандаш астына подставка ясарга кирәк иде. Бу конкурста дуслык җиңде. Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм мактаулы дипломнар тапшырылды.

         Дипломнар, балаларга мәдәният куркынычсызлык кагыйдәләрне укыту өчен актив эш башкарган буенча, педагогларга тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International