Янгын сүндерү техникасына – икенче тормыш! Татарстанда янгын сүндерү-коткару техникасының капиталь ремонт президент программасы старт алган

2018 елның 9 июне, шимбә

2018 елда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов ярдәме белән "КамАЗ" Янгын сүндерү автомобильләрнең капиталь ремонт программасы старт алды. 2018 елда күрсәтелгән максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан 80 миллион сум. акча бүлеп бирелгән.

         Янгын сүндерү-коткару ведомствода бу программа «Янгын техникасына – икенче тормыш» дип исем алды. Әлеге озак сроклы программаның кысаларында 85 берәмлек янгын сүндерү-коткару техникасының ремонты була, шуларның:

2018 елда - 36 автомобиле;

2019 елда - 43 автомобиле;

2020 елда - 6 автомобильле.

         «Бездә бүген Татарстан өчен яңа проект старт алды. Без Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка капиталь ремонт ясалган, беренче машинаны күрсәттек. Шулай итеп, без 10 елдан артык хезмәт иткән янгын сүндерү-коткару техникасына икенче тормыш бирәбез.» - диде ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең башлыгы- ТР ГТХМ министры Рафис Хабибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International