Әлмәттә янгын сүндерүчеләре- ТР чемпионнары

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында янгын- кулланма спорт бунча ТР җәйге чемпионаты тәмамланды. Быел Марий-Эл һәм Удмуртия республикаларыннан спортчылар булдылар.

         Мактаулы трофей өчен, көрәш җиде команда алып барды. Гомуми катнашучылар составында 120 спортчы. Чемпионат программасында өч спорт төре булды.

         ТР җәйге чемпионат нәтиҗәләре буенча Татарстан җыелма командасының составы билгеләнәчәк. Бу команда, Идель Буе федераль округы төп идарәсе арасында Россия ГТХМ чемпионатында катнашачак. Төбәк ярышлары Киров шәһәрендә узачак.

         «Безнең спортчылар малайлар да, кызлар да аерым дисциплиналарда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.» -дип. ТР буенча Янгын сүндерү- гамәли спорт федирациясенең җаваплы сәркатибе Валерий Гришенков билгеләп үтте.

         Ике көнле ярышлар нәтиҗәләре буенча гомуми зачетта КФК-2 (Әлмәт) вәкилләре җиңү алдылар. Икенче урында КФК-1 (Түбән Кама) вәкилләре булдылар. Бронза медальләрне КФК-3 (Казан) спортчылары яуды.

         ТР буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең башлыгының урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Рафаил Мотыйгуллин ярышларның җиңүчеләрен уңышлы чыгышлар белән котлады.

         Аннары шәхси зачетта җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International