Яр Чаллы шәһәрендә йөк порты һәм "Сандали" пляжы арасында кемдер батканы (2-3 кеше), ярдәм сорау тавышы ишетелгәне турында хәбәр булган. Гаилә пары халдән таеп су өчтендә калырга тырышкан: ир-ат тыны яртылаш чыккан кабартма матраска тотынып йөзә иде, хатын-кыз су остендә калырга тырышкан. ОСВОД хезмәткәрләре аларны яр буена илттеләр. 1992 елгы ир-атка һәм 1989 елгы хатын-кызга хастаханәгә салу кирәк булмаган.