Югалту әрнүен чагыштырмаслык... "Булгария" фаҗигасенең корбаннарын искә алуның чираттагы еллыгы

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2011 елда 10 июльдә Сөйки авылы янында "Булгария" дизель-электроходы батты, аның бортында 201 кеше булган. 122 кеше, шул исәптән 28 бала, һәлак булган. 79 кеше "Арабелла" теплоходының экипажы белән капитан Роман Лизалин җитәкчелегендә коткарылган. Бүген район җитәкчелеге һәм халкы, шул бәхетсез рейс пассажирларларының туганнары һәм якыннары, Татарстан Республикасы министрлыкларының вәкилләре "Булгария" теплоходында һәлак булганнарның истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс территориясендә җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International