Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча –  28  тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.

Республикада  3 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән мунчада – 2 янгын,  транспорт чарада – 1 янгын.

 Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, башка сәбәпләр буенча – 1 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  чыкмадылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  19  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 8 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 10 тапкыр. Профилактика эшләренә – 8 тапкыр.      

15.07.2018 ел 17.06 Норлат МР, Югары Чирмешән елгасы, Бурметьево авылы тирәсендә.

ОСВОДның патруль төркеме Бурметьево авылы тирәсендә Югары Чирмешән елгасында батып үлгән, 1966 елгы ир-ат мәетен тапты. Алдагы мәгълүматлар буенча әлеге ир суга кереп кыслаларны тоткан. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.   

15.07.2018 ел 18.06 Мамадыш шәһәре, Вятка елгасы, Яшьлек бакчасы тирәсендә.

МЧС коткаручылары ике яшүсмерне судан ярга чыгардылар. Алар “Казанка” моторсыз көмәдә йөзгәннәр. Ярдәм сорап бердәм коткару номерына хәбәр иттеләр.  Медицина ярдәменән баш тарттылар. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International