14 июльдә Кама елгасында каршы яктагы яр буена йөзеп киткән ир-ат бата иде. Җыелма патруль төркеме ике минут эчендә үк исерек хәлдә булган 1989 елгы хәлсезләнгән ир-атны табып коткарган. Шундагы урын коену өчен җиһазландырылмаган. Түбән Каманың исерек яшәүчесе полиция хезмәткәрләренә тапшырылды.