Сүз кешеләр куркынычсызлыгы турында бара

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү план буенча Комиссия утырышы вакытында ике мәсьәлә каралды . Беренче чиратта  җаваплы җитәкчеләрнең «Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының яңа уку елына әзерлеге турында » темасына чыгышларын тыңладылар.  Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә «Сәүдә комплексларында булган күңел ачу үзәкләренең, мәдәният  һәм спорт объектларының, шулай ук халык күпләп йөри торган башка урыннарның  янгын куркынычсызлыгы  турындагы канунның үтәлешен тикшерү  нәтиҗәләрен ясау ».

Утырыш  Татарстан Республикасы Премьер-министрының  беренче урынбасары  Рөстәм Нигъмәтуллин  рәислегендә, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы – ТР ГТХМ  министры генерал-лейтенант Рафис Хәбибуллин катнашында узды.

Шулай ук утырыш эшендә Татарстан Республикасы гадәттән тыш халләр комиссиясе әгъзалары ,  чакырылган  хакимият органнары һәм оешмаларының баш җитәкчеләре катнаштылар. Урыннарда  видеоконференцэлемтә  барышын  муниципаль районнар һәм шәһәр округлары рәисләре һәм комиссия әгъзалары , җирле үзидарә органнары һәм оешмалары  җитәкчеләре күзәттеләр .

Үзенең кереш сүзендә Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, ел саен махсус комиссия  уку елы башына барлык белем бирү оешмаларны тикшерә һәм кабул итә.

Яңа 2018-2019 уку  елында республика территориясендә  1727 мәктәп  ачылуга планлаштырыла.

 Гомуми белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген контролен гамәлгә ашыру өчен муниципаль  районнарда  республика мәктәпләрен тикшерү эшен алып баручы  ведомствоара комиссияләре формалашкан. Тикшерү предметы -    мәгариф учреждениеләренең торышы, аларның  яңа уку елына әзерлеге һәм укучыларның тормыш иминлеген тәэмин итү .

Яңа уку елы алдыннан белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы торышы темасын Россия ГТХМ ТР буенча Баш идарәсенең  күзәтчелек hәм профилактик эшләре Идарәсенең башлыгы эчке-хезмәт полковнигы Сергей Сергеев җентекләп  ачып бирде .

Ул хәбәр иткәнчә, республикада 2017/2018 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә янгыннар булмады. Әмма Казанда югары белем объектларында  2 янгын, Әлмәт һәм Кукмара районнарында балалар бакчаларында 2 янгын булды.

Иң зур җитешсезлекнең  бересе – автоматик янгыннан  яклау системаларның торышы ,- билгеләп үтте Сергей Сергеев.

Барлык мәктәпләр автоматик янгыннан  яклау системалары белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылганына  карамастан, бүгенге көндә бу системаларны карап тоту hәм ремонтлау буенча проблемалар бар.

- Кызганычка каршы, 10 республика мәктәпләрендә автоматик янгын сигнализациясе һәм   янгын турында хәбәр итү  системалары  эшләми.

Тагын бер  җитди  сорау -  янгынга каршы су белән тәэмин итү торышы.

12 объектларда  янгынга каршы су белән тәэмин итү тыш чыганаклары юк. Бу:  Мөслим районында  3 мәктәп, Кайбыч һәм Балык Бистәсе районнарында  икешәр мәктәп, һәм бер мәктәптән  Әлки, Алексеевск, Буа, Менделеевск һәм Нурлат районнарында.

Мәктәпләрнең  яңа уку елына  әзерлеге темасын , шулай ук, үзләренең эшчәнлеге юнәлеше буенча  мәгариф һәм фән Министрлыгы,ТР  буенча  кулланучылар хокукларын   һәм кеше иминлеген яклау  өлкәсендә  күзәтчелек  буенча Федераль хезмәте Идарәсе,   транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, ТР буенча  РФ   милли гвардия гаскәрлеге Федераль хезмәте Идарәсе вәкилләре  дәвам иттеләр.

Беренче мәсьәлә буенча тыңлауларны тәмамлап, Рөстәм Нигъмәтуллин  муниципаль  районнарның  башлыкларына уку йортларның эзерлеген 27 августка  тәмамларга  кушты.

Икенче мәсьәлә буенча  фикер алышуда ТР хөкүмәте рәисе урынбасары  Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев  прокуратура хезмәткәрләренә , федераль дәүләт янгын күзәтчелеге  белгечләрен җәлеп итеп, 27 марттан  18 майга кадәр  сәүдә комплексларның янгынга каршы торышын тикшерүне кушканын исләтте. 

Тикшерү нәтиҗәләре турында Россия ГТХМ ТР буенча  Баш  идарәсенең күзәтчелек hәм профилактик эшләре Идарәсе   башлыгы  эчке-хезмәт полковнигы Сергей Сергеев  хабәр итте.

-  Югарыда күрсәтелгән йөкләмәләр  үтәү йөзеннән  1369 тикшерү уздарылган, шуның 828 прокуратура органнары белән бергә .  Барлыгы  915 объектларда  янгын куркынычсызлыгы таләпләре бозылу ачыкланган .

Барлыгы тикшерүләр барышында 5 меңнән артык таләпләрне бозу очраклары ачыкланган .

Тикшерүләр барышында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча объектларның җитәкчеләре  белән киңәшмәләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу очрагында кешеләрне эвакуацияләү буенча  практик күнегүләр ,  инструктажлар һәм әңгәмәләр  үткәрелде,  объектларда янгын куркынычсызлык чараларын үтәү мәсъәләләре буенча  күрсәтмәле  агитация урнаштырылды.

Үткәрелгән эш  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларның  57 %  бетерүенә ирешергә мөмкинлек бирде

Утырышка нәтиҗә ясап,  Рөстәм Нигъмәтуллин кече һәм урта бизнес предприятиеләрен тикшерүенә  мораторий тиздән тәмамланганын искә төшерде.

- Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә  һәм  проект һәм төзелеш документларының барлык нормаларын үтәү мәсьәләләренә җентекләп карарга кирәк.  Сүз, бу очракта, кешеләр куркынычсызлыгы турында бара, - дип билгеләп үтте ТР хөкүмәте рәисе урынбасары.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International