Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  22 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр.

Республикада  7 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән торак секторда - 2 янгын.    

 Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –4 янгын, мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 0 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  10  тапкыр чыктылар. Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, юл-транспорт һәлакәтенә – 2 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 7 тапкыр. Профилактик эшләренә – 16 тапкыр.

15.08.2018 ел 20.19 Яшел Үзән шәһәр, Фрунзе урамы, 15 нче йорт.

Сигез катлы күпфатирлы  кирпеч торак йортта беренче катта  электрощит һәм чыбык каналы янды. Мәйданы 2 кв.м.   Янгын сүндерүчеләр 5 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International