Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2018 елның 17 августы, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  46 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Ялган чакырулар буенча 20 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 7 тапкыр.

Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1  янгын, бакча йортында – 1 янгын, кибеттә – 1 янгын, кулланышта булмаган бинада – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.    Янгынның сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында –3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, башка объектларда – 1 янгын.    

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 3 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча  6  тапкыр чыктылар. Шул исәптән юл-транспорт һәлакәтенә – 3 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 13 тапкыр.

16.08.2018 ел 19.05 Түбән Кама шәһәре, тимер базасы янында.

Ачык мәйданда эшкәртелгән мотор мае һәм пластик тарасы янды. Мәйданы 20 кв.м Янгын нәтиҗәсендә, 1967 елгы ир-ат зыян күрде, аны Түбән Кама хастаханәсенә озаттылар. Янгынның сәбәбе – керасин, бензин һәм башка җайланмаларны кулланган вакытта янгын сүндерү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International