Бүген Татарстан Республикасының нефтьле почмагының башкаласында штаттан тыш авария-коткару формированиеләренең республика ярышларының финал этабы тәмамланды. Профессиональ булмаган элемтәчеләр, разведчиклар һәм санитария дружинниклары ролләрендә уйнаган предприятиеләрнең хезмәткәрләре тынычлык һәм сугыш вакытында гадәттән тыш хәлләрне бетергәндә кирәкле күнекмәләрен күрсәттеләр. Ярышларда республиканың төрле сәнәгать предприятиеләрен вәкил иткән 19 төркем катнашты.