Өлкәннәр көненә багышланган Декада ахырына якынлаша. Бу көннәрдә "алтын" яшьтәге кешеләр өчен котлаулар яңгырый, концертлар, очрашулар, чәй табыннары оештыралар. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ветераннары да игътибардан читтә калмады. Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд хезмәткәрләре ун көн дәвамында йөздән артык пенсионерларын әйләнеп чыкты. Атказанган пенсионерларның берсе – Осокин Павел Степанович.