Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе манежында укучылар ярыша

2018 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында гамәли янгын спорт буенча Казан беренчелегенә сайлап алу ярышлары дәвам итә. Укучылар программаның ике төрендә ярыша: 100 метрлык киртәле полосаны җиңү һәм штурм баскычыннан уку манарасының икенче кат тәрәзәсенә менү. Казан беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары ярышларны ябу тантанасы вакытында тантаналы шартларда бүләкләнәчәкләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International