Яшел Үзән балалары өчен укыту һәм танып белү дәресе

2018 елның 30 ноябре, җомга

Бүген Бөтенроссия «Куркынычсызлык ае» кысаларында Яшел Үзән муниципаль райнының 13 нче номерлы «Гусельки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен танып-белү чарасы үткәрелде. Укыту чарасы «Яшел Үзән районы янгын саклау музее» буенча экскурсиядән башланды.

        Яшел Үзән муниципаль районы буенча ОНД һәм ПР өлкән инспекторы Альберт Гайнетдинов балалар белән тере аралашу формасында әңгәмә үткәрде. Янгын чыгуның төп сәбәпләре турында сөйләде.

        Чыгышның йомгаклау өлешендә дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы янгын саклау «01», «101», «112» номерларын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International