Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2018 елның 14 декабре, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  36 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр. Ялган чакырулар буенча  14 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр.

Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән.  Шул исәптән башка биналарда – 3 янгын, каралтыда – 1 янгын.

Янгынның сәбәпләре: мичне кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 3 янгын.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре – 1 тапкыр чыктылар.  

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.     

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4  тапкыр чыктылар.  Шул исәптән ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка сәбәпләр буенча – 3 тапкыр. Профилактик эшләренә – 19 тапкыр.

13.12.2018 ел 20.23 Казан шәһәре, Идел буе районы, Дубравная урамы, 47 нче йорт янында.

«Шкода Октавия» җиңел машина янды. Мәйданы 1 кв.м. Утны янгын сүндерүчеләр килгәнче сүндерәләр. Янгын нәҗәсендә, 1983 елгы ир-ат зыян күрде.  Янгынның сәбәбе – транспорт чараның элект җиһазы төзек булмау.  

13.12.2018 ел 20.44 Казан шәһәре, Мәскәү районы, Восход урамы,3 нче йорт, фатир.

Тугыз катлы торак йортта икенче каттагы фатирда аш бүлмәсендә җиһаз янды. Мәйданы 5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр югары каттан махсус коткару маска ярдәме белән ике кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта  җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

13.12.2018 ел 21.15 Минзәлә шәһәре, Пролетарская урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 54 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1967 елгы ир-ат мәетен тапты. Фаҗиганең сәбәбе – җылыту мичне һәм төтен чыга торган юлны кулланган вакытта җайланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска  

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

 ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

                  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International