Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

19-нче март вакыйгалары: 

Узган тәүлектә Россия ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 4 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 4 тапкыр, балаларның ут белән уйнавы – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 3 тапкыр, ут төртүдән – 3 тапкыр.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар. Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре - 2 тапкыр. ИЭКО һәм ЭКХ бүлекләре – 7 тапкыр.

Янгын

19.03.2019, 14.14, Яр Чаллы ш., Рәис Беляев, №26 йорт, №17 мәктәп.

Мәктәп гардеробының беренче катында пластик тәрәзәләр яну. Мәйданы 1 кв.метр. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 629 кеше эвакуацияләнде, шулардан 573 бала һәм 56 кеше хезмәт күрсәтә торган персонал. Барлыгы янгын сүндерүгә җәлеп ителде: РГХС – 22 кеше; 7 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ-16 кеше; 5 берәмлек техника. Янгынның сәбәбе-балаларның ут белән уйнавы.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International