Яшел Үзән районында бозда куркынычсызлык буенча акцияләр үткәрелә

2019 елның 5 апреле, җомга

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендәге 435 номерлы карары белән су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Хәзер боз калынлыгында 7 сантиметрдан ким булган су объектлары бозга чыккан кешеләр өчен, 3.10 ст.2 ө. нигезендә, кисәтүдән алып, 1500-2000 сум штрафка кадәр, берничә санкция каралган. Вазыйфаи затлар өчен җәза күләме-5000-7000 сумнан. Юридик затларга бозда йөргән өчен 50000 сумнан 70000 сумга кадәр сумманы чыгарып салырга туры киләчәк.

Уртак рейдларның төп максаты-су объектларында гадәттән тыш хәлләрне һәм кешеләрнең һәлак булуын булдырмау. Уртак рейд кысаларында КСДИ инспекторлары һәм янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре балыкчылар белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр. Балык тотарга яратучыларга бозда имин булу турында белешмәлекләр тараттылар һәм бозга чыккан һәр кеше үз вакытында ия булырга тиешле коткару чаралары турында сөйләделәр. Шул ук вакытта җәмәгать тәртибен саклау бүлеге белгечләре су объектларында кешеләрнең тормышын саклау кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзеде, алар хәзер тикшерү өчен административ комиссиягә тапшырылдылар.

Бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда 01, 112 телефоныннан коткару хезмәтен чакыртырга кирәк.

 

Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын һәм коткару гарнизоны матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International