Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10-нче апрель вакыйгалары:

Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 8 тапкыр, башка сәбәпләр аркасында – 3 тапкыр.

2 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләре бетерелде, коткарылган - 1 кеше. Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 4 тапкыр ярдәмгә кыкты. ТР ГТХМ ЭКХ һәм ИЭКО бүлекләре - 4 тапкыр.

Янгыннар

10.04.2019, 20.24, Казан шәһәре, Яңа Савин районы, Фатыйх Әмирхан урамы, 105 нче йорт янында, 2 нче корпус.

Җылылык трассасы янындагы ачык мәйданчыкта матрац һәм чүп яну. Мәйданы 5 кв.метр булган янгын.

Янгын нәтиҗәсендә билгеле бер яшәү урыны булмаган, 1967 елда туган, кулларна термик пешү алган (40%) граждан зыян күргән, Казан шәһәре Республика клиник хастаханәсенең Пешү бүлегенә хастаханәгә салынган. Янгынның сәбәбе-ут белән саксыз эш итү.

Суд объектларында эзләү-коткару операцияләре

10.04.2019, 11.45-13.41, Казан шәһәре, Аракчино, яхтклуб каршында, маяк янында.

10 апрельдә Казан шәһәрендә яхтклуб каршында Идел елгасында кеше бату турында (начара элемтә аша, абонент ишетелми) хәбәр килде. КСДИ инспекторлары һәм ЗЭКО коткаручысы вакыйга урынына «Славир» СВПда чыктылар. Чакыру урынына килгәч, елганың акваториен тикшерделәр, ярылган боз астында батучы этне таптылар, гидрокостюмдагы коткаручы этне җир өстенә алып китә, хайванны һава мендәрендәге судно кабинасында җылыта, ярга илтеп, иреккә җибәрә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International