Ата-аналар белән янгынга каршы әңгәмә

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Балаларның иминлеген тәэмин итүгә аларның әти-әниләре ни дәрәҗәдә җаваплы карауларына күп нәрсә бәйле. Укытучылар, тәрбиячеләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дәресләр үткәрәләр, ләкин әти-әниләр үзләре утка дөрес мөнәсәбәт формалаштыруда бик мөһим адым булып торалар.

Шул сәбәпле бүген Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең һәм бер мәктәпнең башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары белән янгынга каршы әңгәмәләр үткәрде.

Нурлат районының янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы искә төшергәнчә, янгыннарның 80% торак секторда бара. Йорттагы янгын еш кына саксызлык аркасында килеп чыга. Электр розеткалары, челтәрдән сүндерелмәгән яки төзек булмаган электр приборлары, кабызылган тәмәке яки шәмнәр-болар барысы да янгынга китерергә мөмкин,ул үзе артыннан күп мәшәкатьләр, күңелсезлекләр, ә бәлки кемнеңдер гомерен алып китә. Алга таба гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре янгыннарның статистик мәгълүматларын җиткерде һәм аларның кайберләрен йортта яшәүчеләрнең ут белән салкын мөнәсәбәт мисал сыйфатында китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International