Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

17-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 144 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре32 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралтыда-7 янгын. Кызганычка каршы, 1 кеше һәлак булган. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 24 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 3 янгын. Башкалар: ялган чакырулар буенча - 89 тапкыр, кыска ялганыштан башка горения – 3 тапкыр, пригорание пищи – 3 тапкыр, үзара башка хезмәтләре белән - 13 тапкыр.

Авария-коткару эшләренә чыгу – 1 тапкыр.

ИЯХ бүлекләре эше 6 тапкыр җәлеп ителде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. Шул исәптән: ишекләрне ачу буенча - 6 тапкыр (шул исәптән түшәктән егылып төшкән авыру – 1 тапкыр), авыруларны ашыгыч ярдәм машинасына күчерү – 1 тапкыр, язгы ташуга каршы чараларга (елга үзәнендә агач кисү) – 1 тапкыр, юлда угалу – 4 тапкыр.

Профилактика эшләре 13 тапкыр үткәрелде.

Янгын:

17.04.2019, 07.44, Әгерҗе МР, Биктово авылы, Мирная урамы, шәхси йорт.

Янгын нәтиҗәсендә: 20 кв. м мәйданда бер катлы бүрәнәле йорт, 10 кв. м мунча һәм 60 кв. м сарай янып беткән.

1943 елгы йорт хуҗасы һәлак булды. Янгынның сәбәбе: газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

17.04.2019, 21.45 Актаныш МР, Иске Богады авылы, Колхоз урамы, 13 нче йорт.

Планында 5х8 метр зурлыкта торак йорт, мебель һәм әйберләр яну. Янгын мәйданы 4 кв.метр. Янгын нәтиҗәсендә 1955 елда туган ир-ат зыян күрә, ул Актаныш РҮХнә яну продуктлары белән агулану диагнозы белән китерелә. Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International