Янгын музеена янгын сакчылыгының 370 еллыгы алдыннан экскурсия

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бу җылы язгы көндә 41 нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Түбән Кама шәһәренең янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәгенә бардылар.  КПП аша узып, балалар янгын часте территориясенә эләктеләр. Биредә аларны үзәк методисты Гүзәл Әхмәтова каршы алды. Музейга кереп, балаларның кызыклы әйберләрдән күзләре ялтрый башлады.

Башта экскурсовод балаларны Россиядә янгын сүндерү хезмәтенең барлыкка килү тарихы белән таныштырды. Аннан соң «беренче янгын сүндерү командаларының нинди булган, кем белә? " дигән сорау бирде. Балалар экспонатлар белән танышканнан соң, үзәк методисты, янгын күзәтү арбасының алдында трубач – верховой барган, дип сөйләде. Ул сирена ролен башкарган, янгын күзәтү арбасы хәрәкәте турында каршы баручыларны кисәтеп, аңа билгеле бер юнәлеш биргән. Аннан пролеткада брандмайор – шәһәрнең янгын саклау җитәкчесе узып барган. Ул шулай ук янгын сүндерү белән дә җитәкчелек иткән. Беренче янгын командалары баскычлар белән коралланган, җигүле атлар белән арбаларда йөргән.

Узган көн сабыйлар хәтерендә озакка калачак, чөнки алар бик күп тәэсирләр алдылар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белемнәрен тулыландырдылар.

 

Әхмәтова Гүзәл, Түбән Кама Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International