Татарстанның балалар лагерьлары янгын куркынычсызлыгына имтихан үтә

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген инспектор тикшерүе белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре Казанның Киров районы Аккош күле урман зонасында урнашкан Ю. А. Гагарин исемендәге балалар сәламәтләндерү лагерында булдылар.

Быел Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары исәбенә Татарстан Республикасының 116 стационар балалар сәламәтләндерү лагеры алынган.

22 майга булган мәгълүматларга караганда 72 стационар балалар сәламәтләндерү лагерендә тикшерү үткәрелгән. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган барлык объектлар буенча беренче сменалар килгәнче үтәү сроклары белән тиешле күрсәтмәләр бирелде. Билгеләнгән сроклар тәмамлангач планнан тыш тикшерүләр үткәреләчәк һәм объектларны киләчәктә эксплуатацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк.

Барлык стационар балалар сәламәтләндерү лагерьларын тикшерүләрне 30 майга кадәр төгәлләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International