Газ-төтен саклау хезмәте звенолары үзләренең осталыкларын күрсәттеләр

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

Зәйдә 41 янгын сүндерү-коткару бүлеге (килешү буенча) базасында федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләренең газ-төтен саклау хезмәте звенолары арасында оешмалар милкен янгыннан саклау һәм хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алу максатыннан төзелгән кырык беренче республика ярышларының финалы узды.

41-нче ярышлар 41 янгын сүндерү-коткару бүлегендә уздырылды. Җиңү өчен көрәшергә Татарстанның 5 шәһәреннән 8 команда җыелды: Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Зәй.

Беренче этап – төтен һәм җылылык камераларын узу, анда ярышлар критерийлары буенча шартлар реаль дәрәҗәгә якын. Ярышларның икенче этабы зыян күргән кешене коткару өчен уку башнясының өченче катына менү һәм шартлы янгын сүндерү, ягъни югары катта ныгытылган мишеньгә эләгү булды. Һәм өченче этап-ул, лабиринттан, чайкалучы күпер һәм барьердан торган каршылыклар полосасы.

Әмма барлык командалар да сынауны ахырына кадәр үти алмады. Судьялар катгый хөкем иттеләр һәм командаларга штраф баллар бирделәр.

Нәтиҗәдә беренче һәм икенче урынны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 отряды (килешү буенча) 77 ЭКБ һәм 15 ЭКБ командалары алды, 2-нче урын 31 ЭКБ төркеменә ләкте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International