Татарстан җирендә өч республика янгын сагы ветераннары очрашты

2019 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан янгын саклау ветераннары Чувашиядән һәм Марий Элдан килгән кунакларны каршы алды. Мондый чаралар өч республиканың гадәттән тыш ведомстволары ветераннары өчен яхшы традициягә әйләнде. 2017 елда Чуашстанда, 2016 елда Марий Элда очраштылар.

Тантаналы очрашу Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Кризис хәлләрдә идарә итү үзәге каршындагы мәйданчыкта узды. Хезмәттәшләр бер-берсен милли җырлар һәм биюләр белән сәламләделәр. Җыелучыларны республиканың күп меңләгән янгын сүндерүчеләр коллективы һәм коткаручылары исеменнән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Таһир Кәримуллин сәламләде.

Чара кысаларында өч дустанә республика янгын сагы ветераннары хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган янгын сүндерүчеләрне искә алу стеласына чәчәкләр салдылар. Делегация янгын сүндерүчеләрнең спорт укыту-тренировка манежында булды һәм янгын-коткару спортының дан музееның иң кыйммәтле экспонатлары белән танышты. Яшел Үзәнгә китәр алдыннан кунаклар Казан Кремленә экскурсиягә киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International