Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре медале-чын биеклектә!

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Элбрус тавында 8 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының истәлекле медален Азат Якупов билгеләде. Шундый гадәти булмаган ысул белән ул 2019 елның юбилей датасына - Россия янгынчылыгы оешуга 370 ел тулу хөрмәтенә бөтен Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары хезмәтенә хөрмәтен белдерде.

         Азат Якупов берничә ел Яшел Үзән янгын саклау тармагында эшләгән, Идел буе фанера-мебель комбинатында 84 нче янгын часте командиры булган.  Хәзер ул Казан шәһәрендә ТР буенча 5 нче Федераль янгынга каршы отрядның янгын сүндерү-коткару бүлекләренең берсендә хезмәт итә.

         Россия һәм Европаның иң биек ноктасы – 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавы экстремаль яратучылар өчен күптән билгеле һәм популяр нокта. Азат өчен Эльбруска менү, тау биеклеген җиңеп чыгу буенча беренче тәҗрибә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International