Саба районының сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен янгынга каршы инструктаж үткәрелде

2019 елның 12 июле, җомга

Халык күп була торган объектларда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Нинди дә булса гадәттән тыш хәл, шул исәптән янгын чыгу очрагында пациентларның тормышы һәм сәламәтлеге янгынга каршы яклау системасының булу һәм төзеклегенә бәйле.

         Шуңа күрә ГПН инспекторлары профилактика буенча персонал белән янгынга каршы инструктаж уздыралар.

         «Саба үзәк район хастаханәсе» ДАССОның, «Саба РҮХ» ДАССОның Шәмәрдән участок хастаханәсе, Байлар Сабасы, Шәмәрдән, Урман хуҗалыгы торак пунктларында урнашкан «Саба РҮХ» ДАССОның Лесхоз табиблык амбулаториясе объектларында күзәтү буенча үткәрелә торган чаралар барышында персонал белән дәресләр һәм инструктажлар үткәрелде.

         Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча надзор эшләр һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин Саба үзәк район хастаханәсендә - 45, Шәмәрдән участок хастаханәсендә – 34, Лесхоз табиблык амбулаториясендә 4 кеше инструктаж үткәрде. Алар арасында нигездә учреждение хезмәткәрләре, шулай ук инструктаж вакытында якын-тирәдә булган гражданнарга да хәбәр итәргә онытмадылар.

         Дәрес барышында көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары, торакларны беренчел янгын сүндерү чаралары һәм автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазлау турында мәгълүмат җиткерелде. Барлык җайламалар, янгын сүндерүчеләр һәм автоном янгын белдерүчеләр, фатирлары буенча йөрүче мошенниклардан түгел, ә сәүдә объектларында сатып алырга кирәк, дип кисәтелде.

         Тикшерү барышында барлык объектларның янгынга каршы саклау системалары белән җиһазландырылуы, эвакуацияләү юллары төзек хәлдә булуы, персоналның ПТМ программасы буенча өйрәтелүе ачыкланды. Күзәтчелек чаралары барышында режим характерындагы бозулар төзәтелде.

         Саба үзәк район хастаханәсендә янгын сүндерү-коткару бүлеге бүлекчәләрен җәлеп итеп эвакуацияләү буенча масштаблы өйрәнүләр июль ахырына планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International