Яшел Үзән районында янгын белдерүчеләрен бушлай урнаштыру буенча эш дәвам итә

2019 елның 16 августы, җомга

Торак йортларның һәм фатирларның автоном янгын белдерүчеләре белән җиһазлану буенча эш 2016 елда башланды. Ул берничә этапта үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, беренче чиратта, янгын сигнализациясе датчиклары белән бөтен республика буенча берничә мең күп балалы гаилә тәэмин иттеләр. Бу елның июленнән әлеге хәйрия акциясенең чираттагы этабы старт алды, аның барышында хәбәрчеләр тарафыннан ялгыз, өлкән яшьтәге затларның, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарын җиһазландырачаклар. Бу эшнең төп максаты-янгын чыгу һәм кешеләр һәлак булу куркынычы янаган төркемнәрнең һәм катламнарның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Соңгы өч елда Яшел Үзән муниципаль районында ведомствоара учетта торучы 357 күп балалы гаилә шундый датчик белән тәэмин ителгән. Аларның яшәү урыннарын җиһазлау өчен 1336 янгын белдерүчесе бүлеп бирелгән. Бу җәйдә өлкән яшьтәге кешеләрнең, ялгыз картларның өйләрен һәм фатирларын янгын сигнализациясе белән өстәмә җиһазларга булдык. Бу масштаблы эшне үткәрү өчен Яшел Үзән районына 840 янгын белдерүчесе бүлеп бирелгән.

 

Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International