Балалар куркынычсызлыгы айлыгы дәвам итә

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыгы көне үткәрелде. Шул максат белән Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча күзәтчелек һәм профилактик эшләр бүлеге хезмәткәрләре Лесной бистәсе, Сауш, Шәтке, Шармаш, Караширмә, Орумширмә, Балыклы, Ямбулат авыллары гомуми белем бирү мәктәпләрендә булдылар.

Башлангыч сыйныф укучыларына янгын Дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек инспекторлары янгынның нәрсә икәнлеге һәм аның нәтиҗәләре, шулай ук янгыннар турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучыларына мәктәптә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын сүндерү сагын чакыру тәртибе аңлатылды.

Дәрес барышында янган бинадан эвакуацияләү буенча практик күнекмәләр эшләнде, хаталар һәм дөрес гамәлләр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International