Яшел Үзән янгынчылары А. С. Пушкин исемендәге 9-нчы лицейда янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Өйрәнүләрнең риваяте буенча, кыска ялганыш нәтиҗәсендә, бинаның икенче катындагы башлангыч сыйныф бүлмәләренең берсендә янгын чыккан. Көчле төтен барлыкка килә, ут күрше кабинетларга коридор аша таралу куркынычы яный. Дежур вахтер шунда ук янгын сагына хәбәр итә, янгын турында сигнализациясен кабыза, укытучылар эвакуацияне оештыра. Шартлы тревога сигналы буенча килеп җиткән дежур группа янгын сүндерү һәм кешеләрне коткару өчен җиһазларны җәелдерә. Өйрәнүләрнең шартлары буенча, бинада балалар калган. Янгын сүндерүчеләр бинаны карап чыгалар. Дүртенче катның бер кабинетында калган ике кешене автобаскыч буенча тәрәзәдән эвакуациялиләр. Манекен ролен башкарган тагын бер зыян күрүчене «куба жизни» - кешеләрне тиз эвакуацияләү өчен билгеләнгән сикерү җайланмалары ярдәмендә коткаралар. Коткарылучыларны ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кулларына тапшыралар.

Барлыгы янгын-тактик өйрәнүләрдә федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 отрядының шәхси составы һәм 6 берәмлек янгын техникасы катнашкан.

Резедә Йосыпова, Татарстан Республикасы буенча 8 нче ФЯХ отрядының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International